Стихи за 2012г. 

 

Эчтәлеге:

1. Бер гонаһның газабы

2. Ак кошларым(җыр)

3. Сөю хисләре

4.Соңгы уйларым.

5. Күк йөзем.

 Хәзерге вакытта бик күп гонаһлар кылына. Игътибар гына бирелми, яисә эшкә куелмый.Бигрәк, үзең кебек кешене белеп торып рәнҗетү-зур гонаһ.

Астагы шигырымда, бер шундый адәм гонаһ кылгач- астагы язылган газапларны  “үлем йокысы” (клиническая смерть) хәлендә күргән.

Күз алнына китерегез шундый ситуацияне: сырхаулаган адәм комага китеп, үзе яктан карап торган  үзе белән булган хәлләрне.

Аңлатмалар: Җан(душа), Гәүдә(тело), Соңгы сулыш(последний вздох), Адәм - үз үзен яктан карап торучы, шул ук вакыт, Җан  белән Гәүдә аерылышканда- газапланучы.

 

 

 

 

Бер ганаһның газабы.

Бер адәм озак яшәде дә

Бик авыр сырхаулады.

Тиз арада хәлсезләнеп,

Үлем йокысына чумды.

 

 Шул килеш  күз алнында

Бик кызыклы хәлләр туды:

Аның җаны гәүдәсеннән

Аерылмакчы булды.

 

Шул хәлләрне адәм үзе

Яктан торып күзәтте.

Адәмгә килде төрле уйлар,

Шулай берничә вакыт үтте.

 

Менә тиздән- искиткеч хәл:

Җан һәм Гәүдә телгә килде.

Һәм дә алар арасында

Үз ара сөйләшү китте.

 

 Адәм бу сөйләшүне күреп

Зур гаҗәпләнүгә чумды.

Әйтергә сүзе булса да

Күз йоммый, тыңлый торды.

 

Адәм:

Ничек шулай, нәнди бу хәл,

Мин бит әлдә үлмәгән.

Менә гәүдәм, менә-җаным,

Газраил ферештә дә килмәгән.

 

Ник шул вакыт Җан әйләнде

Зур булмаган йомгакка.

Гәүдә дә суынган булып,

Озаеп ятты тактага.

 

Кара-каршы сөйләшүдә

Көч алды  бәхәсләре.

Адәм үзе ошанмый торды,

Һич селкенмәде керфекләре.

 

Җан:

Тыңла, Гәүдә! Вакыт җитте,

Миңа аерылып чыгарга.

Күпме генә бергә булсак та

Барыбер сине ташларга.

 

Гәүдә:

Чу,Җан! Син ашыкма,

Миннән аерылу тиз түгел.

Гонаһларны, сявапларны

Бергә кылдык-шуны бел.

 

Җан:

Дөнья шулай яратылган,

Мин тиеш бит китәргә.

Гонаһ-сявапларны без бүләрбез,

 Адәм мәҗбүр бит уләргә.

 

Гәүдә:

Мин ана карынында ятканда

Син бит миңа килеп кердең.

Миннән син сорамадың да,

Кем боерыгын үтәдең?

 

Ул чакта мин сулышсыз идем,

Гонаһсыз да бит идем.

Әллә син алдан белеп

Гонаһлар тапшырырга килдең?

  

Ярый, шулай булсын иде,

Мин  әзер  буйсынырга.

 Бәлкем барлык гонаһларны

Шул адәмгә тапшырырга?

 

 Җан:

Әй, Гәүдә, мин булмасам да,

Дөньяга син килер идең.

Ризалык син бирмәсәң дә

Барыбер сиңа керер идем.

 

Мин сиңа буйсынучы түгел,

Тик Ходай әмерен үтимен.

Ә гонаһларны без бүләрбез,

Сявапларны да бирмимен.

 

Без аерылып, вакыт үткәч,

Син әйләнәсен тик көлгә.

Ә мин уйлыйм Ходай каршында

Тәүге җавапны бирергә.

 

Гәүдә:

Шулай булгач, мин - буйсынам.

Ярый, риза аерылышырга.

Киләчәгем минем билгеле,

Әзер мин көл булырга.

 

Тик син үзең  берни әйтми

Килеп кердең  бит тәнемә.

Ә хәзер инде ташлап китәсен,

Утырыпсын күкрәгемә.

 

 

 Шулай итеп керештеләр

Җан һәм Гәүдә аерылышырга.

Адәм тетрәүле карап торды,

Теләге булмады катнашырга.

 

Күзәтү Адәмгә авыр булды,

Ул да газаплана башлады.

Җан белән Гәүдәгә эндәшсә дә-

Тынычландыра алалмады.

 

Адәм:

Ничек шулай була инде,

Икегез дә мине ташлыйсыз?

Мин бит сезгә ия идем,

Ник миңа буйсынмыйсыз!?

 

Син, гәүдәм, син, җаным,

Мин  бит сезне якын күрәм,

Ә хәзер сезнең бәхәсегездән

Нинди зур газаплар чигәм.

 

Яшен яшнәгән кебек тоелды,

Җир тетрәгән кебек булды.

Адәм шул күренешне күреп,

Әй сугылды, әй сугылды.

 

Адәм:

Зинһар туктагыз инде, сез,

Бетте бит сабырлыгым.

Үләргә дә мин риза бит,

Тик чыксын тиз сулышым.

 

Юк, күпме генә тырышса да

Җан тиз генә аерылалмады.

Гәүдә дә никтер  каршы торды,

Соңгы сулыш та чыкмады.

 

Адәм бу күренешне карап,

Түзмәде-Ходайга ялварды.

Шул ук вакыт Адәм янына

Газраил ферештә килеп басты.

 

Адәм:

Әй,Ферештәм, мин риза үләргә,

Тик сулышым чыкмый бит.

Җаным белән Гәүдәм сугыша,

Ә авырлыгы - миңа бит.

 

Ферештә:

Әй син,Адәм! Дөньялыкта

Бер зур гонаһ кылыпсын.

Рәнҗетепсен син күршеңне,

Ә бәхиллек сорамапсын.

 

Адәм: 

 Да, күрсәттем мин тәкәбберлек,

Гафу ит дип тә сорамадым. 

Шул гонаһның газаплары

Кайтып төшәр дип уйламадым.

  

Шунардан күрәсен инде

Сулышым чыгалмый- газаплана.

Гәүдәмнән  Җаным аерылмый,

Дүртебез  дә шактый сызлана.

 

Шулай, шундый  газапларда

Берничә көн үтеп китте.

Адәм кемнән сорасын ярдәм,

Бер Ходайдан ярдәм көтте.

 

Бер вакыт Адәм алдына

Күршесе килеп басты.

-Килдем бәхилләшергә,-диде дә,

Авызын бераз ачты.

 

Тапшырды ул Адәмгә

Авызыннан саф суны.
Күп тугел бит-тик бер кашык,
Шулай бирде ризалыкны.

 

Адәмнең йотуы булды-

Сулышы чыгып китте.

Җан да аерылды гәүдәдән,

Ә күпме газаплар кичерелде?!

 

 Ходай әйтте өчесенә дә:

“Киямәт көнне каршыма килерсез !!!”

Башка  кылган гонаһларызны да

Шулай итеп түләрсез!!!

 

            Автор:

Гонаһсыз адәмнәр булмас инде,

Тик гонаһлар -төрлеләр.

Белеп торып кешене рәнҗетү-

Авыр хәлгә төшерерлэр.

 

                              М.Максут.

                                     10.01.12г.

 

 

 

 

Это второе мое стихотворение на русском языке. Трудно судить самому, хорошо или плохо. Можно, конечно, и постараться, написать дальше, развивая тему. Но, честно говоря, боюсь, можно далеко зайти. А этот вариант так, для себя.

 

Да будет мир и справедливость.

 

 Да будет мир в моей душе,

В чистом дворе, и в родной стране.

Пусть каждый скажет:« Мир справедлив,

И я благодарен своей судьбе».

 

Пусть нами правят сыны Отчизны,

Достойные быть первым лицом.

Тот, кто шагает вместе с народом,

А о себе думает лишь только потом.

 

Кто же протянет нам теплые руки,

Если не друг, или близкий сосед?

Ведь только тогда, когда будем едины,

Избавимся от наших нескончаемых бед.

 

Измученный веками, народ российский,

Когда же появится в туннеле просвет!?

Где же справедливость и любовь Отчизне,

Как-будто у нас и патриотов нет.

 

Справедливость-  равентсво перед законом,

Её  исполнение обязателен для всех.

Не надо делить на высших и низших,

Это же преступление, и не простой  грех.

 

За будущее боролись далекие предки,

Свободу завоевали крепким мечом.

Многие века  народ российский

Славил Отчизну тяжким трудом.

 

Хватит терзать народ свой великий,

Пора угомониться, и ходить по земле.

Хватит  урвать миллионы грязных денег,

И шиковать за наш счет на далекой земле.

 

Кем же надо быть,  видя страдания народа,

Транжирить деньги не знаю на что.

Люди- не слепые, народ всё видит,

Давно уже известно: кто есть кто.

 

Дело не только в нас-простых людях,

Которые готовы простить  и терпеть.

Но и политики,  чиновники тоже

Должны, наконец, отрезветь и умнеть.

 

Пусть будет одна национальная идея:

Забота о кладбищах, инвалидах страны.

Что это за жизнь, что это за политика,

Как-будто у нас пир вовремя чумы.

 

 Пусть последний солдат, погибший геройски

Будет похоронен и найдет покой.

Только тогда начнется наша жизнь,

Только тогда  будем с  чистой душой.

 

Память и благодарность, забота о людях,

Коррупции –нет! Взяток – не берем!

Есть любовь Отчизне и  всем ближним,

И только тогда -  всласть поживём.

 

Может Москва и станет третьим Римом,

Но нам от этого  не легче, ни чуть.

Надо верить в Бога, любить Отчизну,

А наше единство покажет нам путь.

 

 М.Максут. 17.05.12г.

 Ниже, проект Мухамметшиных Динары и Марата- благоустройство нашего двора перед нашим подъездом. Действительно, глаз радует.

  

 

 

Смотря на всё это, напрашивается ещё одно стихотворение(песня) с названием "Белый аист"или "Белые  лебеди" (Ак кошлар). Думаю, скоро услышим. 

М.Максут. 22.05.2012г.

 

Вот и обещанная песня, которую Динар Фейсханов включил в свой СД-диск, выпущенный в июле 2012г.

Ак кошларым.

 

Язлар житкәч, дулкынланып

Аккошларны   көтәмен.

Дусларымны күрер  өчен

Тирән күлгә киләмен.

 

Пр:

Ак кошларым, дускайларым.

Кайтыгыз туган җиргә.

Онытмагыз мин барлыгын,

Төшегез тирән күлгә.

 

Туган жирнең  матургыгын

Биекләрдән  күрегез.

Тирән күлнең  суларында

Парлашып  сез  йөзегез.

 

Язлар, жәйлэр  үтеп бара,

Зәнгәр суда коенып.

Көзләр житкәч  сез  китәрсез,

Мин калырмын  боегып.

 

Пр:

 

Ак кошларым, дускайларым,

Көзләр житкәч китәрсез.

Мин телимен хәерле юл,

Миңа нәрсә теләрсез.

 

(М.Максут).

 

Кошларның да язмышлары бик катлаулы бит. Бала чыгарыр өчен ничә меңләгән чакрымнар очып  кайталар диңгез-океаннар аша  туган якларына. Купләре озын юлда үлеп калалар бит. Очар юллары авыр диеп тормыйлар, барыбыр кайталар туган якка. Шуннан чыгып, тагын шул фикерләр:

 

Ак кошларым, дускайларым.

Көзләр житкәч китәрләр.

Барда барып житәрме соң,

Сызлый тагын йөрәкләр.

 Считаю и эту песню на мои стихи очень удачной.

Сөю хисләре.

 

Бер тапкыры сине уйлап

Ташты сөю хисләрем.

Син янымда булмагачтын

Өзгәләнде йөрәгем.

 

Пр:

 Чәчәк өздем, чәчәк җыйдым,

Тик аларның матурын.

Сөйгәнем, сиңа барамын,

Ходай күрсәтсен юлын.

 

Көннәрен дә, төннәрен дә

Сине генә уйладым.

Рәсемеңдә  күз алнымда,

Карап бердә туймадым.

 

Ошанамын, очрашырбыз,

Күкләрдә бит язылган.

Синең матур исемең дә

 Йөрәгемә тагылган.

 

М.М.16.08.10г

 

Шулай ничектер, мин язган шигырьләрнең арасыннан  “Ата-ана бәхете” дигән шигыре күрешем Абдрахманов Наил Сямиулла улына  охшаган күрәсен. Бик зур укенеч, бүгенгесе ул яныбызда юк инде.Юкка гына түгел, ул да шундый фикерләрдә булып яшәгән диеп уйладым. Авылда, бер күрешүебездә ул үзе миңа әйткән иде шул турыда. Шул моментны искә алып,  бала һәм  үсмер чакларыбыз бергә узганны фикергә алып, бүгенсе көнне мин үземдә Наил исеменнән шундый уйларга чумдым. 

 

 Соңгы уйларым.

 Яшибез бит  бу дөньяда без
Матур булсын дип безнең тормышлар.

Тик көтмәгәндә язмыш аера безне,

Бик кинәттен өзелә сулышлар.

 ---

Тырышлыгым балаларым өчен иде,

Гомеремне дә багышладым аларга.

Тормышларның  да матур чагы иде,

Тик вакыт җиткән сезне ташларга.

 ---

 Балаларым кайгы –хәзрәт күрми

Яшәсен иде алдагы көннәрдә.

Киләчәктә оныклырым  рәхмәт әйтеп,

Басып йөрсеннәр минем эзләргә.

 ----

 Балаңны югалту – иң авыр кайгы,

Шул кайгыны күрергә язмасын.

Әниемә Ходай сабырлык бирсен,

Калганнарыбыз өчен -аны сакласын.

 ---

 Булсам да мин сездән еракларда,

Сузам сезгә җылы кулларым.

Бирерме Ходай миңа Җәннәтләрен,

Хәзер минем шундый уйларым!

 ----

М.Максут. 12.12.12г.

 

Минем исемнән “Яшьлегебезгә багышланган жыр”ны тапшырдым Фейсханов Динарга. Бәлкем ул киләчәктә шул җырны да  җырлар.

 

 Буыннар бэйлеге. дигэн статьяның эчтәлегеннән чыгып:

 

Күк йөзем.

 Кич җитә дә, кызыксынып,

Күк йөзенә карыймын.

Йолдызларда нинди серләр,

Шул турыда уйлыймын.

 

Бар йолдызлар җемелдиләр,

Әйтерсен күктә  бәйрәм.

Һәрберсеннән нурлар килә,

Алардан алам сәйләм.

 

Атылалар  бер-бер артлы,

Тик кала бит эзләре.

Ә Туган йолдыз атылгачтын

Адәм гомере бетәме?

 

Миллиард йолдыз арасында

Кайсы Туган йолдызым!?

Дөресме соң аның белән

Бәйле минем язмышым.

 

Туган йолдыз, белгерт миңа

Күпме тагын  балкырсың?

Кайсы елда, кайсы айда,

Кайсы көнне атылырсың?

 

Шул турыда уйлый-уйлый

Үтә минем вакытым.

Туган йолдыз атылгачтын

Инде бетәр сулышым.

 

Йолдызымның ахыр эзе

Килеп төшәр бит Җиргә.

Җанымны да шул эз буйлап

Җиткерерләр бит Күккә.

 

Йолдызым кебек балкыпмы

Ачылыр Күкнең ишекләре?

Ничек мине каршы алырлар

Күкләрнең  фәрештәләре.

 

Нинди юлдан мине итәрләр:

Нинди газаплар күрермен.

Тамыкларга юлым булса

Ничек мин кичерермен.

 

Җәннәтләрне күрәсе иде,

Тик язылганмы маңгайга.

Гонаһтан куркып мин  яшим,

Һәм ошанамын Ходайга.

 

Кызыксынып карыйм күккә,

Нинди матур йолдызлар.

Балык йолдызыма  карап,

Мин уйлыйм бик күп уйлар.

 

М.Максут. 30.03.13г.

 

© st122012

Конструктор сайтов - uCoz